Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Республика балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивале җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды. (ФОТО)
Фестиваль 2016 елдан бирле «2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.
Фестиваль балаларда рухи мәдәният һәм татар халкының милли мирасына сакчыл караш формалаштыру максатыннан оештырыла.
Оештыручылар – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Салават күпере» һәм «Сәхнә» журналлары редакцияләре.
Фестивальдә Татарстанның мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмаларының балалар театр коллективлары катнашты, аларның иҗади чыгышларын Казан дәүләт театрларының профессиональ актерларыннан торган компетентлы жюри һәм мәдәният өлкәсендәге экспертлар бәяләде.
Фестиваль ике этапта үткәрелде: читтән торып һәм йомгаклау. Читтән торып үткәрелгән этапта жюри әгъзалары тарафыннан барлыгы 218 гариза каралды, ә йомгаклау этабында – 100 гариза. Республика балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестиваленең абсолют җиңүчеләре Баулы шәһәренең 5 нче балалар бакчасы һәм Казанның 12 нче гимназиясе булды.