Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Казан шәһәренең Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе укучылары өчен театральләшкән уен программасы узды. (ВИДЕО)
Уен дәвамында балалар төрле халыкларның риваятьләре һәм әкиятләре буенча сәяхәт кылдылар.
«Айны ничек тотканнар» чуаш халык риваятенә сәяхәт барышында малайлар һәм кызлар уен формасында үзләренең ни дәрәҗәдә игътибарлы булуларын күрсәттеләр. Алга таба барысы «Азамат тавы» әкиятенә чумдылар, монда инде бергәләшеп төрле җырлар башкардылар.
Аннан соң алар мари халкының Ләмле күле риваяте буенча каршылыклар аша үттеләр, «Идел һәм Акбикә» татар әкияте буенча рәхәтләнеп биеделәр, Тылсымлы кошның каурыен кулланып, теләкләр теләделәр.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге