Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында БДБ рәссамнары берлеге күргәзмәсе ачылды

Дуслык йортында БДБ рәссамнары берлеге күргәзмәсе ачылды

admin 28.10.2022

БДБ рәссамнарының һөнәри берлегенең Казан бүлегенә 20 ел тулу уңаеннан Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Вакыт елгасы. Без Татарстаннан» халыкара рәсем һәм графика күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмәдә ТР халык рәссамнары Рушан Шәмсетдинов һәм Фиринат Халиков, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Закир Батраев, БДБ рәссамнарының һөнәри берлегенең Казан бүлеге рәисе Лада Аюдаг кебек танылган авторларның һәм башка рәссамнарның дистәләгән эшләре тәкъдим ителгән.

Казан, республиканың танылган шәхесләре, Татарстан халкы бердәмлеге, Идел буе киңлекләре, татар авыллары күренешләре — шушы һәм башка темаларны чагылдырган рәсемнәрне күрә алды ачылышка килгән кунаклар.

Күргәзмәне ТР Язучылар берлеге тарафыннан ел саен үткәрелә торган халыкара Кутуй-фест кысаларындагы «Простор» балалар һәм яшүсмерләр туризмы һәм экскурсияләре йорты рәсем студиясенең балалар рәсемнәре экспозициясе эшләре дә тулыландырды.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57