Акция «Instagram» һәм «ВКонтакте» социаль челтәрләрендә узды һәм Халыклар бердәмлеге көненә һәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде. (ФОТО)
Акциядә катнашучыларга үзләренең социаль челтәрдәге битләрендә алар фикеренчә халыкны берләштерүче Казан символы сурәтләнгән фото яки видео урнаштырырга кирәк иде. Иң күп лайк җыйган пост авторларына махсус бүләкләр тапшырылды. Бүләкләү Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында узды.
Җиңүчеләрне Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов сәламләде: «Дөньяны битараф булмаучылар тота. Уңышлар сезгә!» — диде ул.
Җиңүчеләргә бүләкләрне ТР Дәүләт Советы депутаты Ольга Воронова һәм Казанның Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов тапшырды. Барлыгы ун җиңүче бүләкләнде. Аларның һәрберсе теге яки бу символны ни өчен сайлаулары турында сөйләде һәм аның Татарстан башкаласы халкын ничек берләштерүен аңлатты.
Иң күп лайкны (521) Казан символы – Кол Шәриф мәчете рәсеме төшерелгән язмасы астында Фирүзә Миннегаҗиева җыйган. Җиңүчеләр арасында Сәидә Вәлиуллина, Ильвина Павлова, Арина Носкова, Елизавета Павельева, Регина Вәлиева һәм Ралина Гыйззәтуллина бар. Конкурста җиңүчеләр арасында шулай ук Идел буе районының 150 нче мәктәбенең 10 «А» сыйныфы, Идел буе районының 52 нче гимназиясенең 8 «Б» сыйныфы һәм Яңа Савин районының 103 нче мәктәбенең 1 «В» сыйныфы укучылары да бар. Аларның барысына да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
«Казанда бәйрәм һәм истәлекле даталарга карата шундый онлайн-конкурслар һәм викториналар үткәрү традициягә әйләнде. Республика башкаласы символларына багышланган быелгы фото һәм видео эшләр бәйгесе казанлыларның туган шәһәребезнең истәлекле урыннарына карата кызыксынуларын һәм мәхәббәтен, аларның күпмилләтле Татарстан халкының бердәмлеген ныгытуга тугрылыгын ачык күрсәтте», — дип билгеләп үтте «Бердәм Россия» партиясенең Казан җирле бүлеге башкарма секретаре Ольга Воронова.
Бүләкләү тантанасыннан соң җиңүчеләр өчен Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты буенча экскурсия оештырылды.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге