Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының нацистлар һәм аларның ярдәмчеләре тарафыннан геноциды истәлегенә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Бөтенроссия бердәм гамәлләр көне» акциясе узды. Әлеге акция 19 апрель көнне бөтен Россия Федерациясе буенча үтә. (ВИДЕО)
Чараны үткәрү датасын сайлау 1943 елның 19 апрелендә СССР Югары Советы Президиумының «Совет граждан халкын һәм әсир кызылармеецларны үтерүдә һәм җәзалауда гаепле булган немец-фашист явызларына, шпионнарга, совет гражданнары арасыннан Ватанга хыянәтчеләргә һәм аларның ярдәмчеләренә җәза чаралары турында» 39 нчы Указы чыгарылуы белән бәйле.
Чарада Казан мәктәпләренең җиденче сыйныф укучылары катнашты. Аларга нацистларның һәм аларның ярдәмчеләренең җинаятьләре, шулай ук дистә еллар узгач та алардан алынган гадел үч, нацист җинаятьчеләре өстеннән суд процессы турында сөйләделәр. Шулай ук катнашучыларга хәзерге вакытта нацизм нинди куркынычлар белән янавы турында сөйләделәр.
«Аларны совет кешеләре булганнары өчен үтергәннәр. Аларны нацистларның бу кешеләрнең җирдә яшәүләрен теләмәгәннәре өчен үтергәннәр. Моны кичереп булмый», — диде Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов үзенең сәламләү сүзендә. — Вөҗдан буенча яшәргә кирәк. Әгәр дә җәмгыятьнең мең еллар элек салынган әхлакый нигезләренә тугъры булсак, бу коточкыч җинаятьләр дә булмаячак».
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге