Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында булачак журналистлар өчен мастер-класс узды

Дуслык йортында булачак журналистлар өчен мастер-класс узды

admin 25.10.2021

(25 октября 2021) Татарстанның халыклар Дуслыгы Йортында Россия ислам институты теология факультетының журналистика бүлеге беренче курс студентлары өчен мастер-класс узды.

«Йортыбыз – Татарстан» журналы мөхәррире Наталья Вяткина студентлар өчен Дуслык Йорты буенча экскурсия үткәрде, хореография залын, Казанның Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе сыйныфларын, республиканың милли берләшмәләре кабинетларын күрсәтте.

Экскурсия вакытында ТР Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашу булды.

Мастер-класста спикер студентларны басма ММЧ корреспондентларының эш үзенчәлекләре, журналистика жанрлары, мәгълүматны дөреслеккә тикшерү ысуллары белән таныштырды.

Шулай ук «Йортыбыз — Татарстан» журналы мөхәррире теләсә кайсы эксклюзив басма нигезендә ятучы кызыклы фактларны ничек эзләргә һәм табарга мөмкин булуына аерым игътибар бирде.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57