Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында «Бусыгин укулары» бара

Дуслык йортында «Бусыгин укулары» бара

admin 10.12.2021

Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «XIV Бусыгин укулары» төбәкара фәнни-гамәли конференциясенең бер секциясе эшләде.

Татарстан, Марий Эл, Башкортостан, Санкт-Петербург, Мәскәү, шулай ук Кыргызстан экспертлары һәм белгечләре Идел-Уралда заманча этникара һәм конфессияара багланышлар турында фикер алыштылар.

Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы рәисе урынбасары, Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты эшчәнлеге кысаларында Идел буе халыкларының милләтара мөнәсәбәтләрен үстерү турында доклад белән чыгыш ясады. Ул үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Татарстанның этномәдәни тормышында барган вакыйгаларның күбесе, теге яки бу дәрәҗәдә, республика халыкларының туган телләрен, барыннан да элек Идел буеның төп халыклары телләрен саклау һәм үстерү белән бәйле.

«Уртак системалы эш алга таба да күпмилләтле республикада, безнең илдә тынычлыкны һәм татулыкны саклап калуның нигезе булачак», – дип әйтте ул.

Белешмә. Евгений Бусыгин (1913-2008) – этнограф, университет профессоры, музыкант-мультиинструменталист, Казан этнография мәктәбе җитәкчесе, Урта Иделнең рус традицион мәдәнияте, төбәктәге этник процесслар, туган якны өйрәнү, этнография һәм география тарихы буенча белгеч. 1988 елда тарих факультетында этнография кафедрасын оештыра һәм аның беренче мөдире була.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57