Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру буенча семинар узды

Дуслык йортында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру буенча семинар узды

admin 01.12.2022

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру һәм милли-мәдәни оешмалар эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре буенча республика семинары узды. Семинар эшендә хакимият органнары вәкилләре, ТР башкаласыннан һәм муниципаль районнардан иҗтимагый милли оешмалар вәкилләре катнашты.

Семинарны Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Ефимов сәламләү сүзе белән ачып җибәрде. Ул җирле милли-мәдәни автономияләрнең туган телләрне өйрәнү, милли иҗат коллективларын барлау процессын оештыру һәм урыннарда, кешеләр белән тыгыз элемтәдә торып, күп кенә мәсьәләләрне хәл итү буенча башкарган эшләренең мөһимлеген ассызыклады.

Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев һәм Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов семинарның модераторлары булдылар. Алар семинарда катнашучыларга Ассамблеянең һәм Дуслык йортының үзара хезмәттәшлеге һәм ТРдагы проектларны тормышка ашыру турында сөйләделәр.

Моннан тыш семинарда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Илгиз Халиков, «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге» ДБУнең фестиваль һәм конкурс программалары бүлеге мөдире Нәфисә Сәгъбиева, Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең тел мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Алинә Миңневәлиева чыгыш ясады. Мастер-класс форматында социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга грантлар бирү мәсьәләләре каралды, шулай ук Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе проектлары турында да сөйләнелде.

Семинар эше нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар да сертификатлар алдылар.

Алга таба республиканың көч структуралары, хакимият органнары вәкилләре, Ассамблея һәм Дуслык йорты җитәкчелеге, милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре һәм активы катнашында миграция мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл узды.

Докладлар белән ТР буенча ЭЭМ идарәсенең бүлек һәм миграция контроле бүлеге башлыгы Антон Губачев, Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе башкарма производствосын оештыру бүлеге инспекторы Рүзилә Зыятдинова һәм РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Татьяна Кравченко чыгыш ясады. Алар республикада агымдагы елның 9 аенда булган миграция хәле, миграция законнарындагы үзгәрешләр һ.б. турында сөйләде.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57