Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында Дракоша һәм аның дуслары нәни тамашачыларны сөендерде

Дуслык йортында Дракоша һәм аның дуслары нәни тамашачыларны сөендерде

admin 25.12.2023

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Казанның Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе укучылары һәм Дуслык йорты хезмәткәрләре балалары өчен «Дракоша һәм аның дуслары!» дип исемләнгән яңа ел тамашасы узды. (ФОТО)

Оештыручылар нәни тамашачылар һәм аларның әти-әниләре өчен күңелле бәйрәм атмосферасын булдырырга тырышты. Дракоша һәм аның дуслары турындагы әкият дуслык һәм авыр чакта ярдәм итү мөһимлеге турында гыйбрәтле сюжет булды.

Тамашаның төп геройлары Убырлы сихерләгән Кар кызын коткару өчен куркыныч сәяхәткә китте. Нәни тамашачыларның ярдәме белән әкият геройлары юлларында барлыкка килгән төрле биремнәрне үти һәм авырлыкларны җиңә алды.

Әкият геройлары рольләрен Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе һәм Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре башкарды.

Тамаша ахырында балалар Кыш бабай һәм Кар кызыннан тәмле бүләкләр алды.

Дуслык йортныың мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57