Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында «Дуслар җыелган җирдә» концерты узды

Дуслык йортында «Дуслар җыелган җирдә» концерты узды

admin 23.11.2022

«Дуслар җыелган җирдә» проекты кысаларында Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Хәбибуллинаның иҗатына багышланган концерт программасы узды. (ФОТО)

Чарага хөрмәтле кунак буларак Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров, телевидение дикторы, ТАССР Халык артисткасы, РФ Атказанган артисткасы Эльмира Хамматова, «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе директоры Фирдүс Гыймалтдинов, шулай ук артистканың хезмәттәшләре һәм дуслары, аның иҗатын үз итүчеләр килгән иде.

Данис Шакиров Әлфия Хәбибуллинага татар телен һәм мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде һәм аңа «ТР Атказанган мәдәният хезмәткәре» медален тапшырды.

Концерт программасында Резида Төхвәтуллина, Азат Тимершәех, Рәшит Сабиров, Нүрзәдә, Фәнис Кәлимуллин, Алинә Сәфиуллина, Винарис Илъегет, Ильвира Хамматова, Альбина Кармышева, Илнур Еникеев, Вилдамир Бахау, Динар Шәймарданов, Диана Таҗетдинова, Илнур Фәйзрахманов һәм Илсур Сафин кебек танылган татар башкаручылары чыгыш ясады. Сәнгатьле сүз остасы үзе тормышы һәм иҗатына кагылган истәлекләр белән бүлеште, татар телендә шигырьләр сөйләде.

Шулай ук тамашачыларга Әлфия Хәбибуллина оештырган «Үлемсезлек җыры өзелмәс» проектының кайбер видеоязмалары күрсәтелде. Әлеге проект Бөек Ватан сугышында һәлак булган аз танылган татар шагыйрьләре һәм язучылары иҗатын популярлаштыру максатын алга куя.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57