Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында «Дуслык һәм татулык дәресләре»нең яңа сезоны башланды

Дуслык йортында «Дуслык һәм татулык дәресләре»нең яңа сезоны башланды

admin 09.02.2023

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Дуслык һәм татулык дәресләре» проектының язгы сезоны старт алды. Беренче дәрес Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары мәктәпләренең җиденче сыйныф укучылар өчен үтте. (ФОТО)

Бу дәрес Сталинград сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде. Укучыларга төрле милләттән булган сугыш геройлары турында сөйләделәр һәм Бөек Ватан сугышы чорындагы төрле халыкларның телләрендә агитматериаллар күргәзмәсен тәкъдим иттеләр.

Алга таба дәреснең интерактив өлеше узды. Балалар милләтара мөнәсәбәтләр темасына багышланган кыска метражлы фильмнар карадылар, соңыннан төсле карточкалар ярдәмендә һәм телдән дә дәресне алып баручының сорауларына җавап бирделәр. Иң актив укучылар Халыклар дуслыгы йортыннан бүләкләр алдылар.

Чара Ассамблея һәм Дуслык йортының иҗад коллективлары катнашындагы күпмилләтле концерт программасы белән тәмамланды.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57