Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Татарстанның һәм Башкортостанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Казанның Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе педагогы Фәнилә Хәбированың «Җырлап яшибез, дуслар» ноталар җыентыгы презентациясе узды.
Чара якшәмбе мәктәбе укучылары башкаруында «Дружба во благо рода» җыры һәм мәктәп директоры Маринэ Хухунашвилиның сәламләү сүзе белән башланып китте.
«Җыентыкта 43 төрле тематик җыр бар. Аеруча да үземә башкорт халык җыры интонациясе ишетелгән әсәрләр — минем Ватаным җырлары — кадерле», — дип уртаклашты автор.
Фәнилә Хәбирова «Җырлап яшибез, дуслар» җыентыгына кергән авторлык җырларын башкарды. Талантлы музыкантны һәм педагогны котларга аның иҗатына битараф булмаган хезмәттәшләре, туганнары, дуслары һәм казанлылар килгән иде.
«Бу кечкенә презентация ахырында мин әлеге җыентыкны төзүдә катнашкан һәркемгә — Татарстан халыклары Ассамблеясенә, Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе һәм Татарстан халыклары Дуслыгы йорты җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Бу җыентык ярдәмендә дуслык, мәхәббәт һәм татулык турындагы җырлар бөтен республика буенча һәм аннан читтә балалар вокаль коллективлары, яшьләр һәм өлкән яшьтәгеләр тормышына керәчәк», — дип сөйләде Фәнилә Хәбирова.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге