Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Татарстан һәм Башкортостанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан шәһәренең Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе педагогы Фәнилә Хәбированың юбилей кичәсе узды. (ФОТО)
Талантлы музыкант һәм педагогны котларга хезмәттәшләре, якыннары, дуслары һәм аның иҗаты белән кызыксынучы казанлылар килде. Сәхнәдән, юбилярны котлап, Казан шәһәренең Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе директоры Маринэ Хухунашвили, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Наталья Мясникова һәм башкалар чыгыш ясады.
Бәйрәм чарасында Фәнилә Хәбирова үзе төзегән һәм составында төре милләт балалары булган «Жемчужинки» күпмилләтле вокаль ансамбле, шулай ук Халыклар дуслыгы йорты, Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе коллективлары чыгыш ясады. Алар республика халыклары мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен күрсәттеләр.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге