Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында Флора Вафинаның концерты узды

Дуслык йортында Флора Вафинаның концерты узды

admin 29.01.2023

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында автор-башкаручы, Россия Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган артисты Флора Вафинаның авторлык концерты узды.

Гыйнвар ахырында концерт кую – артистның күптәнге гадәте. Бу аның туган көне белән генә түгел, ә нәкъ менә кыш көнне ул вакытта яшәгән һәм эшләгән Чиләбедә узган «Арт-старт-92» яшь копмозиторлар конкурсы лауреаты булуы белән дә бәйле. Бу конкурс аның иҗади эшчәнлегенең үзенчәлекле башлангычы булып тора.

«Сәхнәдән мин бер гади булган фикерне җиткерәсем килде – дөнья белән мәхәббәт идарә итә. Үзеңә, кешеләргә, Туган якка карата мәхәббәт», — дип башлады концертны Флора ханым. Программа тулаем шул темага багышланган иде.

Ул үзе концертны алып барды, авторлык җырларын һәм романслар башкарды. Шулай ук тамашачылар белән сөйләште, аларга сораулар бирде, үз тормышыннан вакыйгалар белән бүлеште. Җавап итеп залда утыручылар сәхнәгә чыгып, артистка рәхмәтләрен белдерделәр, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57