Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Гәрәй Рәхим исемендәге «Идел буе халыкларының тарихи һәм мәдәни-рухи кыйммәтләре» төбәкара фәнни-тикшеренү конциясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтәчәк.
Гәрәй Рәхим (Григорий Васильевич Родионов) 1941-2021 — Совет һәм Россия татар шагыйре, язучы, журналист, публицист, җәмәгать эшлеклесе. РФ атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Халык язучысы, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе Лауреаты.
Конференциядә гомумбелем бирүче оешмалары укытучылары, мәктәп китапханәчеләре, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре катнашты. Алар 6 секция буенча үз эшләрен тәкъдим иттеләр: «Г.Рәхим (Г.В.Родионов) иҗатында тел бизәкләү чаралары», «Әдәбиятларда тема һәм образлар», «Милли әдәбиятларда экология темасының яктыртылуы», «Идел буе халыклары: уртак бизәкләр, мәдәният, гореф-гадәтләр, фольклор», «Г.Рәхим (Г.В.Родионов) үрнәгендә: парчалар, эссе, кыска хикәяләр, шигырь иҗат итү», «Г.Рәхим (Г.В.Родионов) әсәрләрен сәнгатьле уку» (видеоматериал).
Конференциянең йомгаклау һәм бүләкләү өлеге Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында 5 апрельдә 13:00 сәгатьтә узачак.
Конференцияне оештыручылар: Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе, Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йорты, Казан шәһәре керәшеннәренең җирле иҗтимагый оешмасы.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге