Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында этномузыка белгече, фольклорчы Геннадий Макаровның юбилей кичәсе узды. (ФОТО)
Геннадий Макаров – этномузыка белгече, сәнгать фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыка белеме кафедрасы доценты, Россия Композиторлар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасы керәшеннәр иҗтимагый оешмасы идарәсе әгъзасы. Ул Татарстанда һәм аннан читтә халык мәдәнияте традицияләрен саклау һәм үстерү буенча эшчәнлек алып бару нәтиҗәсендә зур абруй казанган шәхес.
Чарада ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе баш киңәшчесе Дмитрий Шипков, ТР Мәдәният министрлыгының үзара элемтә, халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Виктория Даутова, ТР Фәннәр Академиясенең Тарих институтының фәнни эш буенча директор урынбасары Марат Гибатдинов, Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы һәм традицион башкару кафедрасы мөдире Сәгыйть Хәбибуллин, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, РТ Мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәге директоры Алсу Мифтахова, ТР керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе, Я.Е. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова, Геннадий Макаровның иҗатташ дуслары, хезмәттәшләре, шәкертләре катнашты.
Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов фикеренчә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, этномузыка белгече Геннадий Макаров – дөньяны керәшеннәр белән таныштыручыларның берсе.
«Узган гасыр тарихына Тукай, Сәйдәш исемнәре керсә, безнең чор тарихы да бөек кешеләрнең исемнәре белән язылачак. Алар арасында Геннадий Макаров исеме дә бар. Аның Россия сәнгатендә роле зур. Ул керәшеннәрне данлады», — дип чыгыш ясады ул һәм бер генә концертның да керәшен җырыннан башка үтмәвен билгеләп китте.
Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Алсу Мифтахова Геннадий Макаровның аңа традицион мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләвен белдерде.
«Хезмәтегез өчен рәхмәт. Әмма безнең барысы да алда әле», — диде ул һәм республика үзәге исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.
Мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова кичәгә Геннадий Макаровның иҗатын яратучылар килүен билгеләп үтте:
«Мин аны 30 елдан артык беләм. Ул күпкырлы шәхес. Ул керәшеннәрнең, татарларның традицион мәдәниятен өйрәнде. Ул шулай ук керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамблен булдыру идеясенең авторы да. Биш ел дәвамында ул ансамбль өчен студентлар әзерләде һәм укытты».
Людмила Белоусова Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров һәм мәдәни үзәк исеменнән чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр – Николай Чудотворц иконасын тапшырды.
Юбилей кичәсендә «Риваять», «Алпар» этник коллективлары, «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле, «Җомга көн» фольклор ансамбле, Казан консерваториясенең фольклор ансамбле, «Сәләм» фольклор ансамбле, Елена Григорьева, Гәрәй Мәгъсүмҗанов һәм башкалар чыгыш ясады.
Туганайлар материалы тәрҗемәсе