Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис һәм Чуашстанның халык шагыйре Валерий Тургайның «Ике халык — ике язмыш» дип исемләнгән әдәби иҗат кичәсе узды. (ФОТО)
Әдәбият һәм иҗат бәйрәменә ике авторның дуслары, шигърияткә битараф булмаган кешеләр, Татарстан халыклары Ассамблеясының милли-мәдәни автономияләре вәкилләре җыелды.
Чуваш Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институты директоры, җыелганнарны сәламләп, шагыйрьләрнең ике республика халыклары мәдәнияте үсешенә зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте.
«Рәхмәт сезгә, язучылар, шагыйрьләр, иҗади кешеләр, сәнгать эшлеклеләре! Күп очракта сез алда барасыз, күп очракта сез безгә үзара мөнәсәбәтләр, дуслык һәм хезмәттәшлек үрнәген күрсәтәсез», — дип ассызыклады ул.
Ул шулай ук Татарстан һәм Чуашстан фәннәрен берләштергән күп кенә фәнни проектлар турында сөйләде. Ике республика арасындагы тыгыз хезмәттәшлек темасын Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин үзенең сәламләү сүзендә дәвам итте. Ул искәрткәнчә, бу ел башыннан берничә масштаблы уртак проект гамәлгә ашырылган, мәсәлән, Бөек Ватан сугышы вакытында Казан каймасы һәм Сура оборона чиге төзелеше тәмамлануның 80 еллыгы. Шулай ук ул 10 июльдә Татарстанда узачак чуваш мәдәнияте республика бәйрәмен дә анонслады.
«Әлегә безнең Ренат Мәгъсүм улы һәм Валерий Владимирович кебек кешеләр бар, безнең мәдәниятебезнең киләчәге бар», — дип нәтиҗә ясады ул.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова Ренат Харис һәм Валерий Тургайга, барыннан тыш, укучыларда әдәбиятка, туган телгә мәхәббәт уятучы, кече яшьтән үк тәрбияләүче укытучылар булулары өчен рәхмәт белдерде.
Ике шагыйрь белән күптәнге дуслыклары турында Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев сөйләде. Шулай ук ул аларга милләтара татулыкны ныгытучы иҗатлары өчен рәхмәт белдерде:
«Бу чын патриотлар. Алар — тынычлык һәм татулыкны иҗат итүчеләр. Алар гомер буе дуслык күпере төзиләр».
Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов мондый күренекле авторларның замандашы булу белән горурлануын әйтте. Шулай ук ул Халыклар дуслыгы йортының күп кенә халык язучыларның үз шәкертләре белән очрашуы урынына әйләнүен билгеләп үтте.
Әдәби кичә барышында ике шагыйрьнең дә татар һәм чуаш телләрендәге шигырьләренә язылган җырлар яңгырады. Аларны Чуашстан һәм Татарстан артистлары башкарды. Ә «Ике халык — ике язмыш» әдәби кичәсе геройлары тамашачыларга бер-берләренең шигырьләрен укыды, хатирәләре белән уртаклашты.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге