Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Свердлау өлкәсенең Красноуфимск шәһәреннән «Импровиз» мода үрнәк театры вәкилләре кунак булды. Алар Казанга «Казан сөлгесе» Халыкара фестивале кысаларында килгәннәр.
Кунаклар бина буенча экскурсиядә булды, Ассамблея, Дуслык йорты, милли-мәдәни автономияләр эшчәнлеге, яшьләр һәм балалар белән эшләүнең төп юнәлешләре, белем бирүче һәм күңел ачу программалары, туган тел дәресләре белән танышты.
Шулай ук балалар Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе эше, Дуслык музеендагы кызыклы экспонатлар белән таныштылар.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге