Май бәйрәмнәре көннәрендә Румия Җаппарова җитәкчелегендәге «Напевы» ансамбле күп милләтле концерт программасы белән чыгыш ясады. Ветераннар ансамбле төрле телләрдә җырлар башкарды. Чарада аерым башкаручылар һәм «Вдохновение» ансамбле дә катнашты.
Татарстан Республикасы удмуртларның милли-мәдәни автономиясе активисты Михаил Романов тамашачыларга удмурт милли уен коралы кубызда уйнады, артистка «Напевы» ансамбленең ир-атлар составы кушылып җырлады.
Концерт «Напевы» һәм «Вдохновение» ансамбльләренең «Златая Русь» җырын башкарулары белән тәмамланды.
Белешмә. «Напевы» күп милләтле ансамбле 2015 елның 15 февралендә оешкан. Ансамбль составында төрле милләт вәкилләре чыгыш ясый — татарлар, руслар, украиннар, удмуртлар. Репертуарда — Россия һәм якын чит ил халыкларының төрле телләрендәге җырлар. Коллектив бәйрәм чараларында актив катнаша, шулай ук истәлекле даталарга багышланган концертлар оештыра.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге