Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында Карелия кунакларын татарча биергә өйрәттеләр

Дуслык йортында Карелия кунакларын татарча биергә өйрәттеләр

admin 17.07.2023

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортына Карелия Республикасыннан кунаклар килде. Аларның сәфәре «Хәзерге дөньяда милләтара мөнәсәбәтләр: яңалыклар — чишү юллары» проекты кысаларында Карелия иҗтимагый оешмаларының ресурс Үзәге тарафыннан оештырылган. (ФОТО)

Делегация составына дәүләт бюджет учреждениеләре вәкилләре кергән: Карелия иҗтимагый оешмаларының ресурс Үзәге Генераль директоры урынбасары Ксения Чумак, Карелия Республикасының Халыклар дуслыгы йорты директоры Елена Орехова, Сухоярв районының тарих-туган якны өйрәнү музее директоры Юлия Потехина һәм «Чулпан» татар мәдәнияте оешмасы бухгалтеры Евгения Казакова.

Сәфәр кысаларында кунаклар Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская, А.С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәге директоры Галина Елистратова, ТР үзбәкләренең һәм таҗикларының милли-мәдәни берләшмәләре рәисләре Абдманоб Абдусатаров һәм Сабриддин Тоиров белән очраштылар. Ике як та төрле юнәлештәге проектларны чынга ашыру буенча тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Шулай ук Татарстанның төрле телләрне саклау буенча тәҗрибәсе турында Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе директоры урынбасары Ләйсән Сәфиуллина сөйләде.

Алга таба кунакларга Идел буе халыклары биюләре буенча мастер-класс үтте. ТР атказанган артисты Гөлнара Гыймаева татар халык биюе хәрәкәтләрен күрсәтте.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57