Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында Карелия һәм Үзбәкстаннан кунаклар булды

Дуслык йортында Карелия һәм Үзбәкстаннан кунаклар булды

admin 16.06.2023

Шушы көннәрдә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортына Үзбәкстан Республикасы һәм Карелия Республикасыннан кунаклар килде. Экскурсия барышында алар Ассамблея һәм Дуслык йорты, милли-мәдәни оешмалар эшчәнлеге белән таныштылар.

Үзбәкстанның Андижан дәүләт медицина институты вәкилләрен Татарстан үзбәкләренең милли-мәдәни автономиясе рәисе Абдуманоб Абдусатаров озата йөрде. Кунаклар Үзбәкстанның Казандагы Генераль консулы Фәриддин Насриев һәм Казандагы ватандашлары белән дә очраштылар, туган телне саклау, мәгариф, миграция сәясәте турында фикер алыштылар.

Карелиялеләрне – Петрозаводск шәһәр округы Хакимиятенең Иҗтимагый элемтәләр идарәсе начальнигы Жанна Малеева һәм «Взаимодействие» АНО директоры Анна Шлибурене – Дуслык йорты директоры урынбасары Наталья Мясникова каршы алды. Кунаклар Казанга Г.Р. Державин исемендәге Лаеш төбәге музее белән танышу максатыннан килгәннәр. Дуслык йортында алар аеруча да Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе эшчәнлеге белән кызыксындылар.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57