Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында татар-керәшен җырлары яңгырады

Дуслык йортында татар-керәшен җырлары яңгырады

admin 24.02.2023

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында керәшеннәр мәдәниятенә багышланган «Җәгез әле, җырак түтейләр» дип исемләнгән музыкаль кичә узды. Аны Казан шәһәре керәшеннәренең милли-мәдәни автономиясе һәм «Айбагыр» керәшен ансамбле оештырды.

Кичәдә Георгий Ибушев, Николай Максимов, Аграфена Васильева, Олег Фазылзянов кебек танылган артистлар һәм галимнәр, шулай ук керәшен мәдәниятен үз итүчеләр катнашты.

«Узган елны «Җәгез әле, җырак түтейләр» проекты конкурс форматында узган иде, быел исә без музыкаль кичә үткәрергә булдык,  — дип сөйләде үз чыгышында Казан керәшеннәре оешмасы җитәкчесе Светлана Борисова. — Бу проектның максаты — халык гореф-гадәтләрен, керәшен шагыйрьләре әсәрләрен саклау һәм популярлаштыру. Мин «Айбагыр» ансамбле артистлары һәм аның алыштыргысыз җитәкчесе, РТ Халык артисты Галина Казанцевага иҗатлары һәм керәшен мәдәниятен үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәтемне белдерәм».

Кичәдә ансамбль артистлары башкаруында халык җырлары, керәшен телендә Ватан, мәхәббәт һәм сугыш турында шигырьләр яңгырады, «Питрау» бәйрәменә әзерлек йоласы күрсәтелде. Бәйрәмгә килгән кунаклар да музыкаль номерлар белән чыгыш ясады.

Соңыннан һәркем «Май чабу» алды милли ризыкларыннан авыз итә алды.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57