21 февраль, Халыкара туган тел көнендә 14:00 сәгатьтә Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йортында бәйрәм концерты үтәчәк. Зур сәхнәдә республика территориясендә яшәүче халыкларның иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар чыгыш ясаячак.
Концертта катнашалар: ТР атказанган артисты Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге «МираЅ» инструменталь ансамбле, ТР атказанган артисты Марсель Вәгыйзов, ТР атказанган артисты Марина Карпова, татар эстрадасы артисткасы, теле-һәм радиотапшырулар алып баручы, ТМТВ премиясе лауреаты Гөлназ Шәрипҗанова, «Танцы на ТНТ» телевизион тамашасында катнашучы Сираж Җавадбәков җитәкчелегендәге «Kavkaz Style» кавказ биюе ансамбле, рус җырларын башкаручы Мария Кибаева, «Лай мардеж» мари инструменталь фольклор ансамбле, удмурт җырларын башкаручы Марина Матвеева, «Омет» чуаш вокаль триосы, татар эстрадасы артисты, тумышы белән Конго Республикасыннан булган биш телдә җырлар башкаручы Оливер Мукенди, «Сантош» һинд биюе коллективы һәм Казанның Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең балалар коллективлары һәм башкаручылары һ.б.
Бәйрәмгә керү чакыру билетлары буенча. Өстәмә мәгълүмат 8(843)237-97-90 һәм 237-97-88 телефоннары буенча.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге