Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында Холокост корбаннарын искә алачаклар

Дуслык йортында Холокост корбаннарын искә алачаклар

admin 18.01.2022

17 гыйнвардан 4 февральгә кадәр Россиядә уза торган Холокост корбаннарын искә алу атнасы кысаларында Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Тормыш» («Жизнь») дип исемләнгән театраль куелыш күрсәтеләчәк.

«Бу гадәти спектакль түгел. Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көненә багышланган спектакль-хәтер, спектакль-тойгы. Спектакльнең нигезендә Холокост дигән геноцид белән очрашкан кешеләрнең алты язмышы, алты чын тарих ята. Бу — бөтен дөньяның яһүд халкы очрашкан дәһшәтле чорлар турындагы тарихларның аз өлеше генә», — дип уртаклашты режиссер-куючы Леонид Цысс.

Спектакль 15:00 сәгатьтә башлана. Дәвамлы — 1,5 сәгать. Спектакльгә керү ирекле.

Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне — 27 гыйнвар. Бу көнне 1945 елда Кызыл армия Польша территориясендә урнашкан Аушвиц-Биркенау (Освенцим) үлем лагерен азат итә. «Холокост» термины (holocaustosis борынгы грек сүзеннән — «тулаем яндыру», «ут ярдәмендә юк итү») 1950 елларда язучы, элеккеге Освенцим тоткыны булган Эли Визельнең китаплары ярдәмендә таратыла. Яһүдләрнең нацистлар тарафыннан күпләп юкка чыгарылуын ул шулай дип атаган. Тарихчылар бәяләвенчә, 6 миллионнан артык евреей Холокост корбаны булган.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57