Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык Йортында Холокост турында спектакль күрсәтеләчәк

Дуслык Йортында Холокост турында спектакль күрсәтеләчәк

admin 13.01.2023

2023 елның 16-31 гыйнварында Россиядә «Холокост корбаннарын искә алу атнасы» үтәчәк. Бу – 27 гыйнварга – Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көненә һәм Кызыл Армия сугышчылары тарафыннан Освенцим үлем лагерен азат итүгә 78 ел тулуга багышланган белем бирү, агарту һәм мәдәни чаралар циклы.

Бу вакыйгага Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Удмуртия Республикасының яһүд мәдәнияте иҗтимагый үзәге әзерләгән «Сугыш уенчыклары» спектакле күрсәтеләчәк. Режиссёры – Людмила Материнская.

Спектакльнең нигезен Анна Франкның көндәлек язмалары, бу фаҗигане күрүчеләрнең балаларының һәм яһүд халкының һәлакәтендә катнашучыларның хатлары һәм истәлекләре тәшкил итә. Спектакльнең максаты — яшь буынга Холокост фаҗигасе турында сөйләү.

Спектакль 29 гыйнвар көнне 13:30 сәгатьтә башлана. Керү чакыру билетлары буенча. Билетларны Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында бушка алырга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: 237-97-88.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57