Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты китап һәм китап сөючеләрне 14 февральдә билгеләп үтелә торган Халыкара китаплар бүләк итү көнендә акциядә катнашырга чакыра.
Акция кысаларында теләгән һәркем үзенең китап тупланмаларын соңгы елларда нәшер ителгән Татарстан халыклары телләрендәге уникаль басмалар, шулай ук «Рухият» программасы кысаларында «Татнефть» хәйрия фондыннан яңа китаплар белән тулыландыра алачак.
Күп санлы басмалар арасында шулай ук Татарстанның Әзербайҗан милли-мәдәни автономиясе экс-рәисе Субхан Ахадзаденың «Ana faryadi» исемле уникаль китабы һәм Татарстан халыклары Ассамблеясенең беренче рәисе Сәгыйть Җаксыбаев тарафыннан нәшер ителгән «Күпмилләтле Татарстан» китабы да тәкъдим ителәчәк.
Башлана 15:00 сәгатьтә.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге