Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында КВН татар лигасы финалы узачак

Дуслык йортында КВН татар лигасы финалы узачак

admin 15.08.2022

17 августта Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Әйдә, ШаяРТ!» КВН татар лигасының финал уены узачак. Чемпион исеме өчен алты команда көч сынашачак: Зәй районыннан «Зәй әбисе», Яр Чаллыдан «Чаллы Бройлер», Актаныш районыннан «Нәмәкәй», керәшеннәрнең җыелма командасы, «ПрофКәмит» мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының җыелма командасы һәм Татарстан Республикасының Тукай районы җыелма командасы.

Мондый чаралар республика яшьләре арасында туган телне саклауга, шулай ук яшьләрнең әхлакый, мәдәни казанышларын арттыруга, яшьләр сафларында актив гражданлык позициясен формалаштыруга ярдәм итә.

Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты «Әйдә, ШаяРТ!» КВН татар лигасының даими партнеры булып тора.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57