Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында Кырым Республикасы иҗат коллективлары вәкилләре булды

Дуслык йортында Кырым Республикасы иҗат коллективлары вәкилләре булды

admin 01.06.2023

Феодосия шәһәреннән килгән кунакларны Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Наталья Мясникова каршы алды.

Очрашу барышында ике як вәкилләре хезмәттәшлекне җайлау буенча фикер алыштылар һәм истәлекле бүләкләр бирештеләр. «Къара-Дагъ» һәм «Яшлыкъ» кырымтатар мәдәнияте фольклор коллективлары җитәкчесе Веляде Аблязова Дуслык йортына үзе чиккән Татарстан гербын һәм милли тәм-том бүләк итте, ә Наталья Мясникова кунакларга республикалар арасындагы мәдәни элемтәләрне үстерү һәм ныгытулары өчен рәхмәт хатлары тапшырды.

Алга таба Кырым кунаклары шәһәребез тамашачылары игътибарына концерт программасы тәкъдим итте. «Къара-Дагъ» һәм «Яшлыкъ» кырымтатар мәдәнияте фольклор коллективлары, «Черноморочка» халык биюе ансамбле кырымтатар, татар, казакъ, грузин, чегән биюләре һәм башка хореографик композицияләрне башкарды.

Очрашу Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты һәм Кырым Республикасы Феодосия шәһәренең Халыклар дуслыгы йорты ярдәме белән оештырылды.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57