Кырымның Россия белән кушылу көне ел саен 18 мартта билгеләп үтелә: нәкъ менә шул көнне Кырым ярымутравы Россия составына кайтарылды. Севастополь шәһәре Россиядә федераль дәрәҗәдәге өченче шәһәр, ә Кырым Республикасы РФ составында 22 нче республика булды.
Чарага Совет районы мәктәпләре укучылары, шулай ук Авиатөзелеш районы социаль яклау бүлеге карамагындагы балалар чакырылган иде. Бу датага махсус тематик бәйрәм концерты күрсәтелде, анда төрле милләт артистлары катнашты.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге