Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында Кырымның Россия белән берләшү көнен билгеләп үттеләр

Дуслык йортында Кырымның Россия белән берләшү көнен билгеләп үттеләр

admin 16.03.2023

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Кырымның Россия белән берләшүе көненә багышланган «Кырым язы» дип аталган чара узды. Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарындагы мәктәпләреннән килгән 200дән артык укучы бу вакыйганың тарихы белән танышты. Чара «Дуслык һәм татулык дәресләре» проекты кысаларында узды. (ФОТО)

Кереш видеороликтан соң балаларны Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов сәламләде. Ул үзенең шул мөһим вакыйгаларның турыдан-туры шаһиты булуы турында әйтеп үтте, ул вакытта тарихи гаделлек гамәлгә ашканын тойган Кырым халкының ничек рухлануы турында сөйләде.

«Гаиләдә, эштә, җәмгыятьтә тынычлык һәм татулыкны таба белгәннәр уңышлы кеше булалар. Без, Дуслык йорты вәкилләре, сезгә дә шуны телибез», — дип сөйләде ул.

Алга таба укучылар кешеләр арасында татулык һәм тынычлыкның мөһимлеге турында сөйләүче тематик фильмнар карадылар һәм фикер алыштылар. Иң актив катнашучылар Татарстанның Халыклар дуслыгы йортыннан бүләкләр алдылар.

Чара күпмилләтле концерт программасы белән тәмамланды. Халыклар дуслыгы йорты базасында шөгыльләнүче иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар кунакларга татар, кырым татарлары, рус, грузин мәдәниятен чагылдырган чыгышлар күрсәттеләр.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57