Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында күп милләтле концерт узды

Дуслык йортында күп милләтле концерт узды

admin 03.05.2022

Май бәйрәмнәре көннәрендә Румия Җаппарова җитәкчелегендәге «Напевы» ансамбле күп милләтле концерт программасы белән чыгыш ясады. Ветераннар ансамбле төрле телләрдә җырлар башкарды. Чарада аерым башкаручылар һәм «Вдохновение» ансамбле дә катнашты.

Татарстан Республикасы удмуртларның милли-мәдәни автономиясе активисты Михаил Романов тамашачыларга удмурт милли уен коралы кубызда уйнады, артистка «Напевы» ансамбленең ир-атлар составы кушылып җырлады.

Концерт «Напевы» һәм «Вдохновение» ансамбльләренең «Златая Русь» җырын башкарулары белән тәмамланды.

Белешмә. «Напевы» күп милләтле ансамбле 2015 елның 15 февралендә оешкан. Ансамбль составында төрле милләт вәкилләре чыгыш ясый — татарлар, руслар, украиннар, удмуртлар. Репертуарда — Россия һәм якын чит ил халыкларының төрле телләрендәге җырлар. Коллектив бәйрәм чараларында актив катнаша, шулай ук истәлекле даталарга багышланган концертлар оештыра.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57