Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында Ленинград өлкәсеннән килгән кунак булды

Дуслык йортында Ленинград өлкәсеннән килгән кунак булды

admin 06.02.2023

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Ленинград өлкәсенең Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Сергей Новожилов булды.

Кунакка Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты эшчәнлеге, республикада милли сәясәтне тормышка ашыру механизмнары турында сөйләделәр. Шулай ук Сергей Новожилов Идел буе Болгарстаны халыкларының Ислам динен рәсми кабул итүенең 1100 еллыгына багышланган «Вакыт аша» күргәзмәсе экспозициясе белән танышты. Әлеге күргәзмәдә Санкт-Петербургның «Этновзгляд» берләшмәсе рәссамнары эшләре дә бар.

Экскурсия барышында Сергей Новожилов Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов белән дә күреште.

Сүз уңаеннан, Татарстанның һәм Ленинград өлкәсенең Халыклар дуслыгы йортлары арасында 2015 елда хезмәттәшлек турында килешү төзелде.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57