Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында медицина хезмәткәрләрен бүләкләделәр

Дуслык йортында медицина хезмәткәрләрен бүләкләделәр

admin 26.05.2023

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Безнең милләт, безнең тарих» медицина хезмәткәрләре арасында Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның милли мәдәниятен иң яхшы белү буенча республика конкурсының йомгаклау этабы узды.

Һәр катнашучының чыгышын бәяләп, конкурс комиссиясе әгъзалары конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны билгеләде. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.

1 урын – өлкән администратор, Чаллы шәһәре «КБМҮ» ДАССУ профком рәисе Кашапова Лариса Флюровна һәм Чаллы шәһәре «КБМҮ» ДАССУ җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча әйдәп баручы белгече Гусева Ольга Владимировна.

2 урын – «Тәтеш РҮХ» ДАССУ шәфкать туташы-анестезисты Чайкина Юлия Юрьевна.

3 урын – «Азнакай РҮХ» ДАССУ ашыгыч медицина ярдәме бүлегенең күчмә фельдшеры Шәйхетдинова Зилә Марсель кызы.

«Муниципаль район медицинасының барлыкка килү тарихын иң яхшы белү» номинациясендә призлы урынны «Әлмәт шәһәре районара күп профильле хастаханә» ДАССУ терапия бүлеге табиб-терапевты Ризатдинов Линиз Кыям улы; «Халыкның мәдәни традицияләрен иң яхшы белү» номинациясендә «Кукмара РҮХ» ДАССУ Чура авылы фельдшер-акушерлык пункты мөдире Тукачева Анастасия Николай кызы алды.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57