Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында Россия Федерациясендә мигрантларның адаптациясе һәм интеграциясе белән шөгыльләнүче белгечләр һәм берләшмәләрне берләштерүче мәгълүмат порталын тәкъдим иттеләр. (ФОТО)
Чарада хакимият органнары, милли-мәдәни автономияләр һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
Проект Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык тарафыннан «Яңа гасыр» АКБО белән берлектә тормышка ашырыла.
Чараны ачып, Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин билгеләп үткәнчә, ТРда миграция мәсьәләсе кискен тормый, бу, үз чиратында, бу эш белән шөгыльләнергә кирәкми дигән сүз түгел. Ул шулай ук башка социомәдәни берләшмәләрдә үскән мигрантлар республиканың иҗтимагый тормышына җәлеп ителергә, хәвеф-хәтәрләрне булдырмас өчен, аның ничек төзелүен аңларга тиеш.
Мәгълүмати портал гомумфедераль һөнәри бергәлек формалаштыру максаты белән булдырылган. Хәзерге вакытта порталда мигрантларны адаптацияләү һәм интеграцияләү белән шөгыльләнүче (коммерцияле булмаган һәм дәүләт) оешмалары өчен гомумроссия базасы булдырыла. Алга таба анда Россиянең барлык төбәкләрендә дә гамәлгә ашырыла торган мигрантлар белән эшләү практикалары турында мәгълүмат урнаштырылачак, бу белгечләргә үз коллегаларының эшләнмәләреннән файдаланырга мөмкинлек бирәчәк.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге