Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында Муниципаль берәмлекләрнең мәдәният көннәре узачак

Дуслык йортында Муниципаль берәмлекләрнең мәдәният көннәре узачак

admin 18.03.2023

Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында республиканың муниципаль берәмлекләре арасында «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы игълан ителде.

2023 елның 31 мартыннан 24 ноябренә кадәр Казанның 13 төрле мәйданчыгында мәдәни программалар күрсәтеләчәк. Әлеге программаларда республика халкы халык тарихи-мәдәни күргәзмәләр, туристик маршрутлар, милли аш-су, халык сәнгать кәсепләре, иҗат коллективлары чыгышлары аша муниципаль берәмлекләрнең уникаль мәдәни кодлары белән танышачак.

Конкурста җиңү яулаган муниципаль район федераль яки төбәк мәдәни проектларының берсен үз территориясендә уздыру хокукына ия булачак. Проектны гамәлгә ашыру өчен конкурс җиңүчесенә 3 миллион сумлык сертификат тапшырыла.

Беренче чара 2023 елның 31 мартында Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында узачак, анда Лениногорск районы үз мәдәниятен тәкъдим итәчәк. Шулай ук әлеге мәйданчыкта 12 апрельдә Яңа Чишмә районы, 28 апрельдә Чирмешән районы, 30 апрельдә Әгерҗе районнары чыгыш ясаячак.

Татарстан Республикасы муниципаль районнарының мәдәният көннәре кысаларында смотр-конкурс графигы белән (уздыру көне һәм урыны) тулаем сылтама аша узып танышырга мөмкин.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57