Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Нәни кунаклар Дуслык йортындагы күргәзмәне килеп карадылар

Нәни кунаклар Дуслык йортындагы күргәзмәне килеп карадылар

admin 14.11.2022

Казан шәһәренең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары социаль яклау бүлеге карамагындагы балалар «Вакыт елгасы. Без Татарстаннан» халыкара живопись һәм графика күргәзмәсен килеп күрделәр. Күргәзмә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортының 4 катындагы залында эшли.

Балалар Татарстан Республикасы һәм Россиянең башка төбәкләренең танылган авторларны эшләре белән таныштылар, аларда Идел киңлекләре, Казанның истәлекле урыннары, анда яшәүче кешеләр, танылган шәхесләр сурәтләнгән, милләтара дуслык темасы ачылган. Үз чиратында, һәр кунак үзенә иң ошаган картинаны сайлап алды һәм анда аның игътибарын нәрсәгә җәлеп итүе турында сөйләде.

Шулай ук балалар Дуслык музеенда булдылар, кызыклы экспонатлар белән таныштылар һәм истәлеккә күмәк фото ясадылар.

Исегезгә төшерәбез, «Вакыт елгасы. Без Татарстаннан» халыкара живопись һәм графика күргәзмәсе БДБ рәссамнарының һөнәри берлегенең Казан бүлегенә 20 ел тулуга багышланган. Аның ачылышы Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында 28 октябрьдә узды.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Дуслык Йортында Тыва Республикасы башлыгы булды
Далее: Дуслык йортында «Үлемсезлек җыры өзелмәс» программасы үтәчәк

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57