Татарстан халыклары Ассамблеясы җитәкчеләре эш киңәшмәсе барышында 26 мартта Казан ипподромында узачак төрки һәм иран халыкларының «Нәүрүз – 2022» республика бәйрәмен уздыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, бәйрәм кысаларында «Евразия дуслык күперләре халыклар берләштерә» телекүперен үткәрү планлаштырыла, аның барышында Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстаннан турыдан-туры трансляцияләр оештырылачак.
Бәйрәм кунаклары быел да «Пылау фестивале»ндә була, күпмилләтле концерт программасын һәм «Нәүрүз гүзәле» матурлык һәм талант конкурсын күрә, Этномаркеттагы һөнәрчеләр эшләнмәләрен сатып ала алачак.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге