Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында патриотик җырлар яңгырады

Дуслык йортында патриотик җырлар яңгырады

admin 19.11.2022

«Үлемсезлек җыры өзелмәс» — «Песня бессмертия вечная» патриотик әдәби-музыкаль кичә Татарстанның Халыклар дулыгы йортында тамашачыларны җыйды. (ФОТО)

Чара программасында Бөек Ватан сугышында хәлак булган Нур Баян, Габдулла Баттал, Әгъзам Камал, Гайнан Кормаш, Рәхим Саттар һәм башка аз танылган татар һәм башкорт шагыйрьләре тормышы һәм иҗаты турында видеоязмалар күрсәтелде.

Видеоязмалар әни, Ватан, батырлык һәм каһарманлык, сагыну һәм өмет турындагы 1940-1980 елгы сирәк очраучы шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барды. Аларны РТ танылган җырчысы, «Алтын барс», ТМТV премияләре лауреаты Эльвира Хамматова, Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль һәм «Татар моңы» халыкара фестивале лауреаты Артур Шөгаепов, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте (РВИО) әгъзасы Әлфия Хәбибуллина башкарды.

Чара Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты ярдәме белән узды.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57