Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Пермь крае губернаторы администрациясе вәкиленә Дуслык йорын күрсәттеләр

Пермь крае губернаторы администрациясе вәкиленә Дуслык йорын күрсәттеләр

admin 25.01.2022

Дуслык йортында Пермь крае губернаторы администрациясе башлыгының беренче урынбасары Леонид Политов булып китте. Аны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев озата килде.(ФОТО)

Александр Терентьев һәм Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов үткәргән экскурсия барышында Леонид Политовны Татарстан халыклары Ассамблеясының ресурс үзәге буларак Дуслык йортының инфраструктурасы һәм эш тәҗрибәсе белән таныштырдылар. Шулай ук хакимият органнары белән хезмәттәшлек итү, балаларны Күпмилләтле якшәмбе мәктәбендә укыту, мәгълүмат үзәге эше һәм Татарстанның милли-мәдәни берләшмәләре ел саен үткәрә торган традицион республика бәйрәмнәре турында сөйләделәр.

Очрашу ахырында Леонид Политовка «Татарстан Республикасында милли сәясәтне гамәлгә ашыру өлкәсендә төп бурычлар» дигән презентация тәкъдим ителде.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57