Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Бөтенсоюз пионерлар оешмасы оешуга 100 ел тулуга багышланган концерт программасы узды. Чараны «КПРФ» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге оештырды.
В.И. Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионерлар оешмасы — СССРда массакүләм балалар оешмасы. 1922 елның 19 маенда «балалар хәрәкәте» резолюциясен кабул иткән Россия яшьләре коммунистик берлегенең (РКСМ) II Бөтенроссия конференциясе карары белән оештырыла. Шул вакыттан бирле 19 май Пионерия көне буларак билгеләп үтелә. 1924 елга кадәр пионерлар оешмасы Спартак исемен йөртә, ә Ленин вафатыннан соң аның исемен ала. Пионер оешмасы эшчәнлеге белән Бөтенсоюз Ленин Коммунистик яшьләр берлеге Үзәк комитеты җитәкчелек итә.
ТР Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы, ТР Дәүләт Советында «КПРФ» депутатлар фракциясе җитәкчесе, ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе урынбасары Хафиз Миргалимов өлкән вожатыйдан рапорт кабул иткәннән соң тантаналы концерт программасы башланды.
Концертта музыка мәктәпләре, Яңа Савин һәм Идел буе районнары балалар сәнгать мәктәпләре, Казан шәһәренең «Адымнар» полилингваль комплексында тәрбияләнүче балалар һәм А.Алиш исемендәге Шәһәр балалар иҗаты сарае педагоглары чыгыш ясады.
Бәйрәм ахырында Хафиз Миргалимов чараны оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт белдерде. Пионерлар хәрәкәте совет чоры укучыларын тәрбияләүнең мөһим өлеше булды, дип ассызыклады.
«Бүген дә бу чара халкыбызның, балаларыбызның бердәмлеген ныгытуга, әхлак, гаделлекк һәм дөреслек тәрбияләүгә юнәлдерелгән», — дип билгеләп үтте Миргалимов.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге