Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында «Пушкин Казанда» дип исемләнгән күргәзмә ачылды

Дуслык йортында «Пушкин Казанда» дип исемләнгән күргәзмә ачылды

admin 24.05.2024

Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында, Россиянең бөек шагыйре Александр Пушкинның тууына 225 ел тулу уңаеннан, Бәйсез Дәүләтләр Берлеге рәссамнары Казан бүлеге Һөнәри берлегенең «Пушкин Казанда» дип исемләнгән күргәзмәсе  ачылды. (ФОТО)

Сәламләү сүзендә Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин күргәзмәне оештыручыларга рәхмәт белдерде, шулай ук «хезмәтләрне тамашачы бәяләчәген» ассызыклады. Кунаклар шагыйрьнең шигырьләренә һәм әкиятләренә багышланган Надия Голощапованың (Ижевск шәһәре), Ләлә Әсәдуллинаның (Уфа шәһәре) эшләрен күрә алачак. Рәссам Марина Абрамова үзенең Пушкинын графикада сурәтли. Бәйсез Дәүләтләр Берлеге рәссамнары Һөнәри берлегенең  Казан бүлеге рәисе Лада Аюдаг «Шагыйрь һәм кошлар», «Пушкин Казанда», «Декабристка Казанда» график эшләрен һәм «Казан пушкинианасы»китабының автор тышлыгын тәкъдим итте.

Шагыйрьнең шигырьләре буенча картиналарны шулай ук Россия Дизайнерлар берлеге әгъзалары Ирина Краснова-Волгина, Динә Лебедева күрсәтәчәк.

Күргәзмә ай буе ачык булачак.

ТХДЙның мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57