Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында «Россияне яратам» дип исемләнгән күргәзмә ачылды

Дуслык йортында «Россияне яратам» дип исемләнгән күргәзмә ачылды

admin 10.06.2023

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Россияне яратам» күргәзмәсен ачу тантанасы узды. Ул 12 июнь көнне билгеләп үтелә торган Россия көненә багышланган иде. (ФОТО)

Күргәзмәдә Казан шәһәренең 5 номерлы Балалар сәнгать мәктәбе укучылары эшләре тәкъдим ителгән. Үз рәсемнәрендә балалар туган яклары, анда яшәүче халыклар, аларның мәдәниятләре һәм гореф-гадәтләре белән бәйле күренешләрне сурәтләгәннәр.

Сәламләү сүзе белән Татарстан халыклары Ассамблеясы Советының башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев чыгыш ясады. Ул балаларда иҗат осталыгы белән беррәттән туган якларына мәхәббәт тәрбияләүче остазларга рәхмәтен белдерде.

«Киләчәктә нинди генә белгечлек яки профессияне сайлавыгызга карамастан, уңышлар телим сезгә», — дип мөрәҗәгать итте ул балаларга.

Экспозицияне 23 июньгә кадәр килеп күрергә мөмкин. Керү ирекле.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57