Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында Сиринә Мостафинаның күргәзмәсе ачылды

Дуслык йортында Сиринә Мостафинаның күргәзмәсе ачылды

admin 06.12.2022

Инвалидлар декадасы кысаларында Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында үзешчән рәссам Сиринә Мостафинаның шәхси күргәзмәсе ачылды. (ФОТО)

ДЦП диагнозы булуга карамастан, рәсем ясау буенча онлайн-дәресләрдән башлап, Сиринә бу шөгылендә яхшы уңышларга ирешә алган. Беренче эшләрен акварель краскалар белән ясаса, бүгенге көндә аның картиналары – зур холтка төшерелгән профессиональ майлы һәм акрил буяулар.

Күргәзмәне ачу тантанасында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы урынбасары, Юлия Абдреева, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Наталья Мясникова, шулай ук рәссам яшәүче Биектау районыннан социаль хезмәт күрсәтү органнары һәм волонтерлык оешмалары вәкилләре чыгыш ясады.

Барлык кунаклар да Сиринә Мостафина осталыгының югары дәрәҗәдә булуын, аның эшләренең тирән мәгънәле һәм чын булуларын билгеләп үттеләр. Чыгыш ясаучылар рәссамга истәлекле бүләкләр бирделәр, ә Халыклар дуслыгы йорты солистлары иҗади чыгышлары белән сөендерделәр.

Күргәзмәдәге картиналарны теләге булган һәркем шәхси коллекциясе өчен яки бүләккә сатып ала ала. Моның өчен 8-939-381-53-08 телефон номеры буенча элемтәгә керергә кирәк.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57