Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында уникаль листовкалар күргәзмәсе ачыла

Дуслык йортында уникаль листовкалар күргәзмәсе ачыла

admin 29.04.2022

6 майда Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында төрле милләттән булган Советлар Союзы Геройлары турында сөйләүче СССР халыклары телләрендәге листовкалар күргәзмәсе ачыла.

Экспозициянең нигезенә 1943-1944 еллардагы Эшче Крестьян Кызыл Армиясенең Баш сәяси идарәсенең Бөек Ватан сугышы фронтларында төрле милләт сугышчылары арасында таралган листовкалар репринтлары салынган. Бу геройлар арасында татар Илдар Маннанов, үзбәк Камал Пулатов, төркмән Адагды Таһиров, грузин Чичико Бенделиани, казах Солтан Баймагамбәтов, әрмән Гукас Мадоян, азәрбайҗан Гафур Мамедов, кыргыз Дуйшенкул Шопоков һ.б. бар.

Ачылу тантанасы 14:00 сәгатьтә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортының тантаналар залында узачак. Керү ирекле.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57