Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Без хәтерлибез!» исеме астында күргәзмә ачылды. Экспозициядә Эшче-Крестьян Кызыл Армиясенең Баш сәяси идарәсе тарафыннан нәшер ителгән төрле телләрдәге Бөек Ватан сугышы чорлары листовкалары тәкъдим ителә. Алар — Советлар Союзы Геройлары турында. (ФОТО)
Күргәзмәдә татар телендәге басмалар Илдар Маннанов һәм Гатаулла Салихов, башкорт телендә — Мансур Абдуллин, грузин телендә — Чичико Бенделиани һәм Георгий Гоцеридзе, азәрбайҗан телендә — Гафур Мамедов һәм Хаҗи Асланов, әрмән телендә — Гукас Мадонян, казах телендә — Мәлик Габдуллин һәм Солтан Баймагомбетов, кыргыз телендә — Даир Асанов һәм Ташамат Джумабаев, үзбәк телендә — Камал Пулатов һәм Кучкар Турдыев, рус телендә ике листовка төрекмән Айдогды Таһиров һәм осетин Хаджимурза Мельдзиховның батырлыгы турында сөйли.
Күргәзмәне ачып, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев, еллар дәвамында Бөек Ватан сугышының куркыныч көннәреннән ерагайсак та, безгә тынычлык һәм якты киләчәк хакына фронтта көрәшкән кешеләрне онытырга ярамый, дип билгеләп үтте. Шулай ук ул һәркемне бердәм булырга, үз Ватаны өчен көрәшкән төрле милләтләрнең сугыш геройлары тәҗрибәсен үрнәк итеп алырга чакырды.
Буыннар хәтере турында үзенең сәламләү сүзендә Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов та билгеләп үтте:
«Бөек Ватан сугышы, Ватаныбызны саклау тарихы — ул һәр халыкка, һәр нәселгә, һәр гаиләгә, һәр кешегә кагыла торган тарих».
Ул билгеләп үткәнчә, мондый плакатлар һәм листовкалар безгә сугыш көннәре вакыйгаларына чумарга, сугышчылар һәм командирларның бер-берсе белән ничек аралашуларын аңларга мөмкинлек бирә. Ул фронтта солдатлар белән хезмәт куйган Муса Җәлил һәм Гадел Кутуй кебек татар язучылары һәм шагыйрьләренең талантларын аерым әйтеп үтте.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйззәтуллина мондый чаралар үзләре дә бу вакыйгалар турында ата-бабаларыннан гына ишетеп белүчеләргә хәтерне киләчәк буыннарга тапшырырга мөмкинлек бирәчәгенә ышануын белдерде.
Казанның Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе директоры һәм грузиннарның милли-мәдәни автономия җитәкчесе Майя Хухунашвили грузин телендәге листовкалар турындагы тәэсирләре белән уртаклашты:
«Бу коры факт түгел, ә әдәби әсәр. Мин ватандашларым әлеге текстларны фронтта укуларын, аларның, уртак Ватаныбызны саклап, сугышка нинди омтылыш белән баруларын күз алдына китерәм».
Күргәзмәне теләге булган һәркем май ае ахырына кадәр Татарстанның Халыклар дуслыгы йортына килеп күрә ала. Күргәзмәгә керү ирекле.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге