Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсының иң яхшы эшләре күргәзмәсе ачылды. Чара кысаларында фотоконкурста җиңүчеләрне бүләкләделәр.(ФОТО)
2021 елда конкурста профессиональ фотографлар да, Россиянең сигез регионыннан фотога төшерергә яратучы һәвәскәрләр дә катнашты, алар 400 дән артык эш тәкъдим итте. Барлыгы 44 конкурсант. Катнашучылар өч номинациядә ярышты: «Болгарлар. Идел буенда Ислам динен кабул итүгә 1100 ел», «Гореф-гадәтләр һәм йолалар» һәм «Халык-гамәли сәнгать».
Беренче номинациядә җиңүчеләрне Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин бүләкләде.
«Конкурсның максаты: искиткеч сәнгать төре — фотография — аша безнең мирасыбызны, көнкүрешебезне, гореф-гадәтләребезне өйрәнү, күрсәтү, җиткерү», — дип билгеләп үтте ул.
Дамир Натфуллин 2022 ел Россия Федерациясе Президенты тарафыннан матди булмаган мәдәни мирас елы дип игълан ителүен искәртте һәм, «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсы киләсе ел чараларына бик яхшы туры киләчәк, дип белдерде. Ул 2014 елдан бирле үткәрелә торган фотоконкурста катнашучыларның географиясе һәм саны киңәячәгенә ышаныч белдерде.
Сәламләү сүзеннән соң министр урынбасары «Болгарлар. Идел буенда Ислам динен кабул итүгә 1100 ел» номинациясе җиңүчеләрен бүләкләде. Алар — Салават Камалетдинов, Евгений Кулешов һәм Алексей Насыйров. Номинациядә кызыксындыру призлары белән тагын ике автор — Андрей Титов һәм Фәрит Зыятдинов бүләкләнде. Барлык җиңүчеләр дә Казаннан иде.
Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы рәисе урынбасары, ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов «Гореф-гадәтләр һәм йолалар» номинациясе җиңүчеләрен бүләкләде. Алар — Казаннан Салават Камалетдинов, ТР Балык Бистәсе районыннан Иделия Мәхмүтова һәм Казаннан Евгений Кулешов. Кызыксындыру призлары белән Яшел Үзәннән Рөстәм Сафиуллин һәм Казаннан Анна Арахамия бүләкләнде.
Үз чыгышында Ирек Шәрипов, Татарстанның Халыклар дуслыгы йортының күргәзмә мәйданчыклары ел дәвамында Татарстан Республикасының төрле халыклары традицияләренә, мәдәниятенә, тарихына һәм сәнгатенә багышланган ике дистәдән артык күргәзмә кабул итә, дип сөйләде.
Шулай ук ул күргәзмәдә тәкъдим ителгән эшләр авторларының югары осталыгын билгеләп үтте һәм, алар ел саен үткәрелә торган традицион чараларда яки йолаларда ниндидер яңа һәм гадәти булмаган күренешләрне күрә беләләр, дип сөйләде.
Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры киңәшчесе Динә Әхмәтова «Халык-гамәли сәнгать» номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләде.
«Мин әлеге бәйгенең зур кыйммәтен күрәм: ул хәзерге дөньяда юкка чыккан халык традицияләрен саклап калырга ярдәм итә, ә фотограф әйләнә-тирәдәге хәлләрне тасвирлый һәм процессларны терки торган документалист буларак эшли», — диде ул конкурста катнашучылар адресына.
Фотографларның эше күп очракта этнографлар эшенә охшаган, алар гореф-гадәтләрнең, йолаларның заманча торышын сурәтли ала, аларны тарих өчен саклап кала, дип билгеләп үтте Динә Әхмәтова.
«Халык-гамәли сәнгать» номинациясендә 2021 елда Башкортостан Республикасының Нефтекамск шәһәреннән Руслан Никонов, Казаннан Анна Арахамия һәм Фәрит Зыятдинов җиңүче булды. Кызыксындыру призлары Зәй районыннан Рәзимә Кашапова һәм Казаннан Гөлназ Гыймадиевага юлланды.
Фотоконкурс «Татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу (2014-2022 еллар)» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә һәм татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын популярлаштыруга, Татарстан Республикасында һәм аннан читтә татар халкының милли үзенчәлеген саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән. Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында күргәзмә 2021 елның 27 декабренә кадәр эшләячәк.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге