Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык Йортында Төрекмәнстан рәссамы күргәзмәсе ачылды

Дуслык Йортында Төрекмәнстан рәссамы күргәзмәсе ачылды

admin 03.08.2022

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Төрекмәнстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Төрекмәнстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Камил Вәлиәхмәтовның «Пленэр нурлары» күргәзмәсен ачу тантанасы узды. (ФОТО)

Күргәзмә ачылышына Сәидә Мөхәммәтҗанова һәм Марсель Вагыйзов, «Мирас» инструменталь ансамбле чыгыш ясады.

Сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин күргәзмәнең Татарстан һәм Төрекмәнстан арасындагы ике яклы элемтәләрне ныгытуда тагын бер мөһим этап булуын билгеләп үтте.

Дамир Натфуллин 2008 елда ук Татарстан белән Төркмәнстан арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалануын, бу ике республика халыклары арасында дустанә мөнәсәбәтләрне үстерүдә яңа этәргеч булуын искә алды. Моннан тыш, ул әлеге күргәзмә Татарстан һәм Төркмәнстан халыкларының тарихы, географиясе, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирәчәк башка чараларга юл ачачак, дип ышаныч белдерде.

Камил Вәлиәхмәтов Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды кысаларында оештырылган күргәзмәне оештыруда ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт белдерде, татар һәм төркмәннәрнең фикер һәм менталитеты охшашлыгын билгеләп үтте.

Күргәзмәне ачу тантанасында шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров, ТР халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗев, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Наталья Мясникова һәм ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Анастасия Исаева чыгыш ясадылар.

Күргәзмә өч көн дәвам итәчәк. Керү ирекле.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57