Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты базасында Халыклар бердәмлеге көне алдыннан белем бирү акциясе узды: 300гә якын кеше туган телләрендә диктантлар язды.
Акциядә Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең барлык тел бүлекләре укучылары, шулай ук өлкәннәр дә катнашты. Гомумән алганда, диктантлар республика халыкларының 22 телендә язылды. Катнашучылар саны буенча лидер булып азәрбайҗан милли-мәдәни автономиясе билгеләнде: оешмадан барлыгы 73 кеше диктант язды.
Барлык эшләрне тикшергәннән соң, диктант язучыларның 50% тан артыгы «әйбәт» билгесе алды.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге