Тоталь диктант 2023 елда 20 нче тапкыр үтәчәк. Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты традиция буенча акцияне уздыру мәйданчыкларының берсе булачак.
Тоталь диктант-2023 тексты авторы — Василий Авченко, язучы, «Дальний Восток» гомумроссия әдәби премиясе лауреаты. Ул акциядә катнашучылар өчен махсус Ерак Көнчыгыш сәяхәтчесе, язучысы һәм тикшеренүчесе Владимир Арсентьев турында текст язачак.
Акция бөтен ил буенча 8 апрельдә узачак. Татарстанда диктантны 14:00 сәгатьтә язачаклар. Халыклар дуслыгы йорты мәйданчыгына эләгү өчен акция сайтында теркәлү узарга кирәк. Игътибар, урыннар саны чикле.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге