Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында «Тоталь диктант» яздылар

Дуслык йортында «Тоталь диктант» яздылар

admin 08.04.2023

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Тоталь диктант» акциясе узды. Диктантны ике мәйданчыкта казанлылар, милли-мәдәни оешмалар һәм Яшьләр Ассамблеясе вәкилләре язды.  (ФОТО)

Беренче мәйданчыкта традицион текстны «ТР туризмны үстерү үзәге» АКБО генераль директоры Дилбәр Садыйкова укыды. Быелгы диктантның авторы – Владивостоктан язучы һәм журналист Василий Авченко. Ул үз текстын Ерак Көнчыгыш сәяхәтчесе, язучы, тикшеренүче Владимир Арсентьевка багышлаган.

Икенче мәйданчыкта рус телен чит тел буларак өйрәнүче чит ил студентлары TRuD тексты яздылар. Ул – гадиләштерелгән диктант текстыннан һәм рус теленнән тесттан торды. Студентларга текстны Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе рәисе Тимур Кадыйров укыды.

Катнашучылар билгеләп үткәнчә, быел текст катлаулы булып тоелмаган, әмма кайберләрендә тыныш билегләре буенча сораулар туган. Дуслык йорты мәйданчыгында иң яшь катнашучыга 13 яшь, ә иң өлкәненә – 71 яшь иде.

Акция тәмамлануга, барлык эшләрне тикшерү өчен әйдәп баручы эксперт-филологларга тапшырдылар. Экспертлар составына ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе әгъзалары, рус теле укытучылары, укытучылар һәм студент-филологлар керә.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57